Актанышның 4 нче «Әтәчкәй» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чара узды
Бүген Актаныш районының 4 нче «Әтәчкәй» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган агитация һәм тәрбия чаралары үткәрелде.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен театрлаштырылган тамаша аша өйрәнделәр, ә алган белемнәрен дидактик уеннар ярдәмендә ныгыттылар. Тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришатовна барлык яшь төркемнәре өчен уен биремнәре әзерләгән, бу балаларга яңа белемнәр үзләштерүне тагы да кызыклы һәм мавыктыргыч итте.
Профилактика бүлеге җитәкчесе Л. Р. Мөхәммәтова балалар белән әңгәмә үткәрде, сораулар биреп, материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерде.
Чара тәмамлангач, барлык балаларга дәүләт бюджет учреждениесе «Юл хәрәкәте иминлеге» (ГБУ «ЮХИ») әзерләгән юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган китаплар һәм белешмәлекләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев