Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Әтәчкәй» балалар бакчасында ата-аналарны «Сакла» порталында эшләргә өйрәттеләр

Актаныш районы «Әтәчкәй» балалар бакчасында ата- аналар җыелышы узды. Киңәшмәдә «Яктылык кайтаргыч мода өченме,әллә ул саклану чарасымы?» дигән темага сөйләшү узды.

Көз. Көннәр кыска,иртә караңгы төшә. Бакчага йорүче балаларның киемнарендә яктылык кайтаргыч элементлар бармы?!
Ата- аналар балаларга үз үрнәкләрендә белем  һәм тәрбия бирәләр. Әгәр әти- әнинең киемеңдә яктылык кайтаргыч элемент бар икән, бала аны үзе сорап ала һәм тагып куя.

Балалар бакчаларында,мәктәпләрдә очрашу вакытларында без бу темага бик күп сөйләшәбез, мисаллар китерәбез, роликлар күрсәтәбез, нәтиҗәсе дә бар, алар актив җавап бирәләр һәм үзларендә булган яктылык кайтаргыч элементларны да күрсәтәләр.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова ата- аналарны "САКЛА" порталы белән эшларгә чакырды, балалар өчен бик тә файдалы, кирәкле булган портал актив кулланышка кертелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев