Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Яңа Әлем балалар бакчасында Әниләр көнендә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар

Яңа Әлем балалар бакчасында Әниләр көненә һәм юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышланган бәйрәм узды.

 

Балаларны юлда куркынычсызлыкка өйрәтүдә әниләрнең роле аеруча зур-нәкъ менә алар балаларга игътибарлы булырга, төрле истә калдыру алымнарын кулланырга һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә ярдәм итә.

Коллектив чарада катнашучылар үзләренең белемнәрен мавыктыргыч формада: уеннар, ярышлар, җырлар һәм биюләр аша күрсәттеләр.

Чара юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова белән әңгәмә белән тәмамланды. Кунаклар кызыксындырган сорауларга җаваплар, шулай ук уеннар һәм күнекмәләрне ныгыту өчен биремнәр белән китаплар алдылар.

Куркынычсызлык балачактан башлана-һәм мондый җылы формат укытуны аеруча мөһим һәм истә калырлык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев