Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп өйрәнәләр: Татар Суыксуы балалар бакчасы нәниләре ЮХИДИ вәкиле белән очраштылар

Татар Суыксуы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган зур чара узды.

Әлеге дәрестә ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова катнашып, балаларга кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңлатты. 

Балалар бакчасына 15 бала йөри, шуларның бишесе ясле төркемендә, калганнары катнаш зурлар төркемендә тәрбияләнә.

Тәрбияче Гөлнур Әгъзамова һәрбер нәни белән уртак тел табып, аларга мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирә.

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган дәрескә дә тәрбияче ныклы әзерлек белән килгән. Төрле күрсәтмәлекләр балаларның игътибарын үзенә җәлеп итә торган, эчтәлекле, кызыклы, матур.

Балалар үзләре дә шөгыль-дәрестә актив катнашты, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган җырлар, шигырьләрне алдан ук  өйрәнеп куйганнар. 

Ләйсән Мөхәммәтова тәрбияче  Гөлнур Әгъзамовага юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдәге хезмәте өчен зур рәхмәтен белдерде. Нәниләрне юлларда йөргәндә сак булырга, әти-әниләренең машиналарына автокреслоларда гына утырырга, өлкәннәр җитәкләгәч кенә юл аркылы чыгарга кирәклеген төшендерде. Үзе белән алып килгән бүләкләрен тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев