Юлларда иминлек — һәркемнең уртак эше: «Халык инспекторы» ничек эшли?
Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча эш дәвам итә. Бу юнәлештә нәтиҗәле цифрлы инструментларның берсе — «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы. Әлеге сервисның мөмкинлекләре һәм әһәмияте турында муниципаль комиссия рәисе, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев сөйләде.
— «Халык инспекторы» кушымтасы нәрсә ул һәм ул ни өчен булдырылган?
— «Халык инспекторы» — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп, мәгълүматны тиешле органнарга җибәрергә мөмкинлек бирүче заманча цифрлы сервис. Аның төп максаты — юллардагы иминлекне тәэмин итүгә халыкны җәлеп итү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның җаваплылыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү.
— Кушымта аша нинди хокук бозулар турында хәбәр итеп була?
— Кушымта аша төрле кагыйдә бозулар турында хәбәр җибәрергә мөмкин.
Мәсәлән:
- — тиешсез урында машина кую;
- — тротуардан йөрү;
- — туктау һәм парковка кагыйдәләрен бозу;
- — юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы башка очраклар.
Иң мөһиме — хәбәр фото яки видео белән расланырга тиеш.
— Кушымтадан ничек файдаланырга?
— Моның өчен кушымтаны йөкләп алырга, теркәлергә һәм күрсәтелгән инструкцияләрне үтәргә кирәк. Кулланучы хокук бозуны терки, урын һәм вакытны күрсәтә, аннары хәбәрне җибәрә. Мәгълүмат тикшерелә, факт расланса, тиешле чаралар күрелә.
— Ни өчен халыкның активлыгы мөһим?
— Юлларда иминлекне бары тик дәүләт органнары көче белән генә тәэмин итеп булмый. Райондашларыбыз актив гражданлык позициясе күрсәтсә, бу юл хәрәкәте культурасын күтәрә. Һәр хәбәр мөмкин булган фаҗигане кисәтергә ярдәм итә.
— Цифрлы контроль нинди нәтиҗәләр бирә?
— Мондый сервислар гамәлгә кертелгән төбәкләрдә юл кагыйдәләрен бозу очраклары кими. Машина йөртүчеләр җаваплырак була, чөнки хокук бозуның тиз арада теркәлү мөмкинлеген аңлыйлар. Бу юллардагы гомуми вәзгыятькә уңай йогынты ясый.
-«Халык инспекторы» кушымтасы җәмгыятькә файда китерү белән бергә өстәмә керем чыганагы да була ала, дигән идегез.
-«Халык инспекторы» кушымтасында акчалата бүләк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәгән өчен бирелә. Алар арасында: кызыл утка чыгу, каршы як полосага чыгу, стоп-линияне бозу, руль артында телефон куллану, иминлек каешын такмау, җәяүлене үткәрмәү һәм калдыкларны юлга агызу кебек хокук бозулар бар. Бүләк күләме салынган штраф суммасының 25 процентына тигез. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче бер ир-ат «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмендә 275 мең сум акча эшләп, рекорд куйган.
Ул 220дән артык хәбәр җибәреп, башка машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын теркәгән.
— Район халкына мөрәҗәгатегез?
— Хөрмәтле райондашлар! Юллардагы иминлеккә битараф калмагыз. Заманча цифрлы мөмкинлекләрдән файдаланып, хәвефле хәлләрне вакытында хәбәр итү — һәркемнең гражданлык бурычы. Юл иминлеге һәркайсыбыз җаваплылыгыннан башлана.
«Халык инспекторы» — һәркемгә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге бирә торган нәтиҗәле сервис. Бергәләп кенә Актаныш районы юлларын хәвефсезрәк итә алачакбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев