Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Киров балалар бакчасында балалар һәм аларның әниләре юл кагыйдәләре белемнәрен ныгыттылар

Киров балалар бакчасында тәрбиячеләр әниләрне кунакка чакырып, балалар белән берлектә төрле биремнәр аша юл кагыйдәләрен ныгыттылар,төрле ситуацияләрне бергә чишеп файдалы ял итте алар.

Кышкы каникуллар, озын яллар алдыннан, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата- аналар, ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән очраша. Балалар өчен төрле кирәкле һәм файдалы чаралар оештырыла, аларда юл кагыйдәләре буенча белемнәр ныгытыла, бу темага видеороликлар күрсәтелә, конкурслар оештырыла.

Киров балалар бакчасында тәрбиячеләр әниләрне кунакка чакырып, балалар белән берлектә төрле биремнәр аша юл кагыйдәләрен ныгыттылар, төрле ситуацияләрне бергә чишеп файдалы ял итте алар.

Бакча мөдире Ләйлә Ситдиковна балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнү тәртибе белән таныштырды, ата- аналар белән бердәм эшчәнлек алып барылуы, алар белән берлектә күргәзмәләр оештыру, ата- аналар һәм тарбияченең уртак тырышлыгы белән юл йорү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган театрларда, конкурсларда катнашу да бик отышлы алып барылуын әйтеп узды.

Авыл җирлегендә светофорлар юк, җәяүле дә транспорт та бер юлдан йөри. Шулай булуга карамастан, балаларның белемнәре, дөрес фикер йөртә белүләре безне бик сөендерә.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова әниләр белән балаларга бирем дә әзерләп килгән иде. Бирелгән бала сурәтенә алар дөрес итеп яктылык кайтаргыч элементларны ябыштырырга тиеш булдылар. Яктылык кайтаргыч элемент бер кеше киемендә ничәү булырга тиеш, кайсы урыннарда урнаштырыла? Биремне бала белән ана бергә башкарып чыккач, бу сорауга әниләр матур итеп аңлатып, күрсәтеп җавап бирделәр.

Биремнәрне төгәл үтәп, белемнәрен күрсәткән балаларга тәрбияче апалары тәмле һәм файдалы бүләк тә әзерләгән иде, ул ашый торган юл билгеләре. Тәрбиячеләр Рашитова Эльвира Фәнилевна, Ганиева Зенфира Рәисовна һәм кече тәрбиячеләребезнең хезмәтләре рәхмәткә лаек

Музыка житәкчесе Заһитова Илсөя Индус кызының да тырыш хезмәт җимеше, чара музыка белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев