Куркыныч уенчык: Актаныш районында яшь мототехникалар йөртүчеләр тоткарланды
Көннәр җылытуга, юлларда мотоцикллар һәм питбайклар белән идарә итүче яшүсмерләр саны арта. Аларның күбесе иминлек кагыйдәләрен үтәми: шлем һәм саклагыч киемнәр кимиләр, хәтта техника йөртү хокукы һәм кирәкле документлары юк.
Мондый ваемсызлык җитди күңелсезлекләргә — юл-транспорт һәлакәтләре, җәрәхәтләр, аяк-кул сынулар һәм хәтта фаҗигале югалтуларга китерергә мөмкин. Бу вазгыять балалар өчен генә түгел, аларның ата-аналары һәм мәктәп коллективы өчен дә зур проблемага әйләнде.
Кичә узган профилактик рейд барышында Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, майор Ренат Шәмсиев, инспектор Инсаф Мингазов белән бергә балигъ булмаган ике яшүсмер йөртүчене тоткарлады. Аларның транспорт чаралары вакытлыча алынды.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы буенча, транспорт чарасын йөртү документлары булмаган очракта җаваплылык яшүсмерләргә генә түгел, ә аларның ата-аналарына (яисә законлы вәкилләренә) да кагыла.
Административ җаваплылык чаралары:
- РФ КоАПның 12.7 маддәсе— тиешле документлары булмаган кеше транспорт чарасын идарә иткән очракта йөртүче һәм ата-аналары өчен штраф;
- РФ КоАПның 12.29 маддәсе— билгеле бер яшькә җитмәгән кеше транспорт чарасын йөрткән очракта техникасы административ тоткарлана;
- РФ КоАПның 12.6 маддәсе — пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм шәхси саклау чараларын кулланмау; штраф һәм бозуларны бетерү өчен предписание языла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарны балаларын контрольдә тотарга, мототехника белән идарә итү өчен тиешле күнекмәләре һәм документлары булмаган очракта техникага утырырга рөхсәт итмәүләрен сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев