«Тылсым»да – иминлек бәйрәме: Гаиләбез - иминлек сагында!
Актаныш районы «Тылсым» балалар бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бик эчтәлекле һәм мөһим чара узды. «Гаиләбез - иминлек сагында» дип исемләнгән бу бәйрәмгә нәниләр дә, аларның әти-әниләре дә зур теләк белән кушылды. Иң куанычлысы – очрашуга кадерле кунак буларак Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова да чакырылган иде.
Чараның төп максаты – кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне күңелле уенга әйләндерү булды. Программа тулысынча практик биремнәрдән төзелгән:
* Катнашучылар юл билгеләрен кабат искә төшерделәр;
* Велосипед һәм самокатларда йөргәндә куркынычсызлык техникасын ныгыттылар;
* Юл кичүеннән дөрес чыгу тәртипләрен гамәлдә сынап карадылар.
Иң мавыктыргыч мизгел эстафета булды. Командалар пазллардан транспорт төрләрен җыйдылар, рәсемнәрнең серле детальләрен табып зирәклектә ярыштылар. Ә инде әниләр үзләренең җитезлекләре һәм өлгерлекләре белән барысын да шаккаттыргач, мәйданчык тагын бер кат ду килеп алды.
Бәйрәм матур гадәт буенча велосипедлар һәм самокатлар парады белән тәмамланды. Әлеге транспорт төрләрендә балаларның шат авазлары астында бакча территориясеннән «йөзеп» үтүе – көннең иң якты мизгелләренең берсе булды.
Ләйсән Мөхәмәтова, үз чиратында, барлык катнашучыларга активлыгы һәм битараф булмаганнары өчен олы рәхмәтен белдерде. Ул һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук юлларда игътибарлы булуның никадәр мөһим икәнен ассызыклады.
Мондый форматтагы гаилә бәйрәмнәре – тәрбия бирүдә иң нәтиҗәле ысулларның берсе. Алар балаларда җаваплылык хисе тәрбияли, ата-аналар белән уртак кызыксынулар тудыра һәм иң мөһиме – тормышның барлык нечкәлекләрендә дә имин яшәү культурасын формалаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев