Актаныш

Актаныш районы

16+
Кече дусларыбыз

4 нче балалар бакчасында “Кошлар көнен» бәйрәм иттеләр

Актаныш авылының 4 нче балалар бакчасында “Кошлар бәйрәме” узды.

 

1 апрельдә бөтен дөнья Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көн табигатьне саклау, кошларга карата игътибар һәм кайгырту тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

 Актаныш авылының 4 нче балалар бакчасында да әлеге бәйрәм уңаеннан “Кошлар бәйрәме” узды. Чара барышында балалар канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Алар кайбер кошларның ел әйләнәсе безнең янда яшәвен белделәр, кошларның файдасы, табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләштеләр.

Балалар табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, “Туган як кошлары” исемле презентация карадылар. Шулай ук кошларны саклау, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү турында белемнәрен ныгыттылар.

Чара ахырында балалар канатлы дусларыбызны сакларга, алар турында кайгыртырга сүз бирделәр.

Тәрбиячеләр:
Шәяхмәтова Гөлназ Фәнис кызы
Насырова Лениза Фирдәвис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев