«Язны кошлар алып килә»: Пучы балалар бакчасында экологик чара узды
Пучы балалар бакчасында уртанчылар төркемендә «Язны кошлар алып килә» дигән экологик әңгәмә үткәрелде. Чараның төп максаты – балаларда язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү, яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү, шулай ук кошлар турында белемнәрен киңәйтү иде.
Әңгәмәне экология юнәлеше буенча методист Заһирова Алсу Миңнулла кызы алып барды. Балалар кошларны танырга, аларның үзенчәлекле якларын аерырга өйрәнделәр, табигатькә сакчыл караш һәм мәрхәмәтлелек сыйфатларын үстерделәр.
Чара кызыклы һәм мавыктыргыч форматта узды: ул табышмаклар, уеннар белән үрелеп барды. Балалар яз һәм кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
Үткәрелгән чара балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә, экологик культура формалаштыруда мөһим роль уйнады. Катнашучылар да, тәрбиячеләр дә чарадан канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев