Басудагы хезмәткә тугрылык
«Актаныш» агрофирмасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Басуда һәр көн җаваплы хезмәт бара, ә мул уңышны вакытында җыеп алу механизаторларның осталыгына һәм тырышлыгына бәйле. Шуларның берсе — тәҗрибәле механизатор Нияз Гайнанов.
Нияз Гайнанов — Актанышбаш авылында туып-үскән тәҗрибәле механизатор. Аның хезмәт стажы инде 28–29 елга якын. Бу еллар дәвамында ул төрле техникада хезмәт куя: эш юлын «Нива» комбайныннан башлап, аннары «Дон-1500», «Дон-1500Б» комбайннарында эшли. 2008 елдан исә «Акрос» комбайны белән басуга чыга.
Механизатор сүзләренчә, быелгы урак иң элек һава шартлары белән истә кала.
– Быелгы урып-җыю эшләре яңгырлар күп булуы белән аерылып тора. Шулай да уңыш начар түгел, әйбәт кенә чыгып бара, – ди ул.
Әңгәмә вакытында Нияз Гайнанов өченче бункерын тутырып килә иде. Ашлыкның дымлылыгы да нормативка якын – якынча 15 процент тәшкил итә.
Урып-җыю эшләрендә аңа ярдәмче Ильдар Бикбулов булыша. Алар инде өченче ел рәттән бергә хезмәт куялар.
– Ильдар – тырыш егет. Начар эшләсә, өченче ел рәттән үзем белән алмас идем, – дип бәяли хезмәттәшен механизатор.
Нияз Гайнановның быелгы уракка иң зур теләге дә гади:
– Яңгырлар туктап торсын иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, уңышны вакытында җыеп бетерергә иде.
Күпьеллык тәҗрибә, җаваплылык һәм хезмәткә тугрылык – басуда уңышның төп нигезе. Нияз Гайнанов кебек механизаторларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә «Актаныш» агрофирмасында урып-җыю эшләре оешкан төстә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев