Сыйфат — беренче урында: Валерий Солтанов урып-җыюда үрнәк күрсәтә
«Әнәк» агрофирмасының тәҗрибәле механизаторы Валерий Солтанов уңышны югары бәяли һәм эшен намус белән башкара.
«Әнәк» агрофирмасында урып-җыю кампаниясе тулы куәткә бара. Кырларда хезмәт куючылар арасында хуҗалыкның данлыклы механизаторы Валерий Солтанов аеруча игътибарга лаек. Ул «Ростсельмаш» Acros 560 маркалы комбайн белән басуларда көзге бодай суктыра.
Быел агрофирмада урып-җыю эшләренә 21 июльдә керешкәннәр. Күпьеллык тәҗрибәсе булган комбайнчы үз эшен һәрвакыттагыча җаваплылык белән башкара, сыйфатны беренче урынга куя.
— Уңыш быел бик яхшы, мул чыга. Басулар да чиста, чүпле түгел, — дип бәяли ул быелгы сезонны.
Көндәлек күрсәткечләре дә сокландыра: бер көн эчендә 21 бункер ашлык суктыру — зур нәтиҗә. Әмма Валерий Солтанов өчен иң мөһиме сан түгел:
— Ярышып эшләмим, төп максат — сыйфат, — ди тәҗрибәле механизатор.
Үз эшенә тугрылыгы, тырышлыгы һәм осталыгы белән ул хезмәттәшләре арасында абруй казанган, яшьләр өчен дә чын үрнәк булып тора.
Валерий абый хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен җиткерде:
— Барысына да саулык-сәламәтлек, мул уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев