Уңыш язмышы – басуда хезмәт куючылар кулында
«Актаныш» агрофирмасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Басудагы җаваплы чорда механизаторлар һәр көнне тырыш хезмәт куеп, игенчелек тармагына үз өлешләрен кертә.
«Актаныш» агрофирмасы механизаторы Эльбрус Мөхәммәтов өчен урак өсте — зур җаваплылык таләп иткән чор. Ул быелгы уңышны җыю эшенә беренчеләрдән булып керешкән.
– Быел уңышны башлап җибәрдек. Уңыш әйбәт. Һава торышы да уңай килде, яңгырлар гына эш барышына бераз тоткарлык кертте. Аллаһ боерса, исән-сау тәмамларга язсын, – ди Эльбрус Мөхәммәтов.
Тәҗрибәле механизаторның бу өлкәдәге хезмәт стажы 30 елдан артык. Аның өчен һәр елның үз үзенчәлеге бар: уңышлы сезоннар да, яңгырлы еллар да булган.
Быел Эльбрус Мөхәммәтов яңа жатка белән эшли. Яңа техника комбайн эшен җиңеләйтә, дымлылыкка бәйле шартларда да уңайлыклар тудыра.
Механизатор урып-җыю эшләрендә ярдәмчесе Айнур Хәбиров белән бергә хезмәт куя. Айнур да әлеге хезмәттә үз тәҗрибәсен арттырып, эш барышында зур тырышлык күрсәтә.
Басуда хезмәт куйган һәр механизаторның тырышлыгы — мул уңышның нигезе. Эльбрус Мөхәммәтов һәм аның хезмәттәшләренә урак чорын уңышлы һәм имин тәмамлау насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев