Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Актаныш районының кайбер хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлады

Актаныш районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре бүген гөрләп дәвам итә. Инде кайбер хуҗалыклар бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады.

Явып киткән яңгырлар игенчеләргә киртә түгел, киресенчә, чәчүлекләргә бүген аларның шифасы әйтеп бетергесез зур. Хуҗалыклар табигать рәхмәтеннән файдаланып калырга тырыша, кояшлы көннәрдә икешәр сменалы эш оештырыла, яңгырлардан җир кипшерүгә  кырлар яңадантракторлар шау-шуына күмелә.

Инде бүген, 16 май көненә районыбызның «Чишмә», «Таң», Нур Баян исемендәге, «Актаныш» агрофирмасы бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады. 

Гомумән барлык хуҗалыклар да язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килде, планга куелган 29660 гектар мәйданның 21954 гектарына арпа, бодай, солы, борчак, карабодай, кукуруза бөртекләре җир куенына иңдерелде.

11416 гектар терлек азыгына тәгаенләнгән мәйданнарның 3685 гектарына кукуруза, катнаш азык, берьеллык, шуның эченнән сенаж өчен борчак чәчелде.

Авыруларга һәм бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы көзге культураларны тәрбияләү уңышлы бара. Шулай ук үсемлекләрне тамырдан һәм өстән азотлы препаратлар белән тукландыру башкарыла. 

Әле генә тишелеп чыккан нәни яфраклар да игътибар үзәгендә, язгы культуралар тишелеп чыкканчы ук тырмалана, кояшка үрелгәннәре тамырдан тукландырыла, шулай ук басулар чүпкә каршы да эшкәртелә.

Язма район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнде

Рузилә Хәсәнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев