Актанышта «Кыр көне» узды: авыл хуҗалыгы белгечләре алдынгы тәҗрибә белән танышты
Семинарны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев ачып җибәрде. Чара кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре яңа сортлар, заманча технологияләр, техника мөмкинлекләре һәм урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты.
Чараның төп максаты — район хуҗалыкларында нәтиҗәле эш алымнарын куллану, югары уңыш бирүче сортларны өйрәнү һәм авыл хуҗалыгы белгечләренең белемнәрен арттыру.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, «Кыр көне» чарасы районда инде бишенче ел рәттән үткәрелә.
— Быел да, Аллаһка шөкер, «Актаныш игенчесе» исемен дәвам итеп, әлеге чараны оештырдык. Аның төп максаты — район шартларына туры килгән яңа сортлар белән танышу, аларны җитештерүчеләр белән аралашу һәм хуҗалыкларга кертү мөмкинлекләрен өйрәнү, — диде Нәфис Сәлимгәрәев.
Семинар барышында белгечләр тәҗрибә участокларында үстерелгән төрле культураларны карады. Быелгы мәйданчыкларда 140 делянкада 114 төрле сорт тәкъдим ителгән. Алар арасында бөртекле культуралар, карабодай, кукуруз һәм башка культуралар бар.
Чарада Россельхозцентрның Казаннан килгән белгече Рәфис Рамилович катнашучыларга авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа таләпләр, үзгәргән законнар турында аңлатты. Белгечләр иген үстерү генә түгел, аны саклау, тапшыру һәм сату барышында үтәлергә тиешле кагыйдәләргә дә игътибар итте.
Аннан соң катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе белән танышты. Җир эшкәртү, чәчү алды эшләре, көнбагыш һәм башка культураларны җыю өчен кулланыла торган заманча техника мөмкинлекләре күрсәтелде. Дилер компанияләр вәкилләре дә үзләренең яңа тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Нафис Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, районда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Быел Актаныш басуларында 48 комбайн эшли. Районда 9800 гектар көзге бодай мәйданын җыеп аласы бар.
— Хәзер төп бурыч — уңышны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, хуҗалыклар көчләрен берләштереп эшләячәк, — диде идарә җитәкчесе.
«Кыр көне» авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләрне өйрәнү һәм киләчәк уңыш өчен нәтиҗәле карарлар кабул итү мәйданчыгы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев