Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмәбез – Корбан гаете җитә.
Қорбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен
дәвам итеп, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы
өчен чалына. Корбан Аллаһыны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен
әмер ителгән.
Районыбызның мәчетләрендә гает намазы 27 май көнне иртәнге 5:00 сәгатьтә
Коръән Кәрим уку белән башлана.
Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга,
күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә
җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!
Мәчетләребезгә рәхим итегез!
Актанышта корбан чалу урыны – “Сугаз” оешмасы территориясе артында.
Фермерларыбыз китергән сарыкларны сайлап алып, чалдыру оештырыла.
Корбан чалдырырга теләге булган, әмма килә алмаган кешеләргә, телефон
аша белешеп (89372834680 – хәзрәт), корбан чалдырырга һәм итен китертергә
мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев