“Агыйдел” ансамбле яңа программа белән Казанда 21 декабрьдә чыгыш ясаячак (фоторепортаж)
“Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 15 декабрь көнне яңа концерт программасын тәкъдим итте. «Дуслар җыелган җирдә» дип атала ул.
Чыннан да “Агыйдел” егетләре һәм кызлары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстанда яшәүче барлык милләтләрне-үзара дусларча яшәүче халыкларны бер мәйданга туплаган.
Кичәге концертның илаһи көче, сәхнәне балкытып торган артистлар, җырлар-биюләр һаман күз алдында. Бик зур хезмәт, эзләнү, иҗат, фантазия, камиллеккә омтылу, иң мөһиме- елдан-ел күзгә ташланып торганы һәрьяклап үсеш- концертны караганда барысын да тоеп, кичереп, сокланып утырдык.
Ел саен “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программасын Актаныш тамашачысына күрсәтә. Якташлардан фатиха алгач Казанда, республика тамашачысы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы комиссиясе алдында имтихан тота. Быел Казандагы концерт 21 декабрь көнгә билгеләнгән. “Билетлар яхшы сатыла”,- диде ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялалова.
Концерт ике бүлектән тора. Беренчесе- алда әйткәнчә, дуслык темасына багышлана. 2021 елда милләттәшләребез яшәгән төрле төбәкләрдәге гастрольләрдә яратып кабул ителгәне тарихи яссылыкны яктырткан пролог белән башланган иде, әлеге тема концертның буеннан буена кызыл җеп булып барды. Яңа программада исә күршеләребез- башкорт, мари, удмурт, рус кардәшләребезнең милли биюләре урын алган. Бу биюләр шушы милләт вәкилләре дә көнләшерлек композиция рәвешендә куелган. Шулай ук керәшен, Әстерхан татарлары биюләрен тамаша кылганда биючеләрнең бер минутта күпме хәрәкәт ясаганнарын исәпкә алсаң, егет-кызларның күпме көч түккәннәрен чамалау кыен түгел. Биюләрнең һәрберсе уйланылган, иң күзгә ташланганы- биючеләр бер-берсен аңлый, тоя, арадагы күзгә күренмәс бәйләнеш күңел күтәренкелеге өсти, дулкын булып тамашачыга да килеп ирешә.
Икенче бүлектәге “Ык буе татарлары” биюендә бу тенденция аеруча нык сизелде. Композициядә Ык буенда- Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, күрше Башкортстандагы районнарда яшәүчеләрнең шаянлыгы, шуклыгы, хәйләкәрлеге, шул ук вакытта бердәмлеге чагылды. Гүя, бию телендә спектакль карадык. Тәҗрибәле артистларның осталыгы яшьләргә дә күчеп бара. Гомумән, икенче бүлек Актаныш төбәгендә яшәүчеләргә багышланды. “Сөн буе татарлары”, “Ай, былбылым” һәм башка биюләрнең күбесен ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лилия Фәтхуллина куйган. Шулай ук Уфа, Самара һәм башка төбәкләрдән дә белгечләр дә ансамбль репертуарын баетканнар, әлеге биюләрне тамашачы яратып кабул итте.
Халык җырлары, ретро җырларны хор, трио, ялгыз да башкардылар. Онытылып, рәхәтләнеп академик тавышлар тыңладык. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов концерт тәмамланганнан соң сәхнәгә күтәрелеп барлык актанышлылар исеменнән “Агыйдел” ансамбленә, номерлар куюда актив эшләүче сәнгать җитәкчелегенә исемләп рәхмәт белдерде.
-Зур хезмәт куелган. Мондый ансамбльнең булуы безнең өчен олы горурлык!,-дип, 21 декабрьдә Казанда узачак концертка уңышлар теләде Энгель Нәвап улы.
"Агыйдел"ансамбленең киләчәге-"Ак инеш" ансамбленең яшь биючеләре концертны ямьләп чыгыш ясады.
Казаннан килгән "Мирас" халык уен кораллары ансамбле барлык концерт номерларын тере музыка белән бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев