Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районы башлыгы чыршысына 100 сәләтле бала чакырылды

Традиция буенча ел ахырында Яшьлек яшьләр үзәгендә район башлыгының чыршы бәйрәме оештырыла. Быел да әлеге бәйрәмгә 100 бала чакырылды. Әлеге чарага ел дәвамында уку, тәрбия юнәлешендә активлык күрсәткән, олимпиадаларда, конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган, район данын яклаган укучылар җыелды.

Яңа ел бәйрәме кысаларында балалар өчен эчтәлекле һәм истә калырлык мәдәни программа әзерләнде. Һәр катнашучыга район башлыгы исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды, күңелле уеннар һәм тамаша тәкъдим ителде.

Быелгы чарада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры катнашты. Алар балаларга «Кешелеклелек дөньяны коткарыр» исемле спектакль тәкъдим итте. Тамаша яшь тамашачыларда тирән уйланулар уятып, Яңа ел алдыннан күңелләрдә җылылык һәм игелекле хисләр тудырды.

Чараның төп максаты — балаларда әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, бер-береңә ихтирам, мәрхәмәтлелек һәм бердәмлек хисләрен ныгыту. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар үсеп килүче буынны рухи яктан баетуда мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев