Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме узды

Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгендә республика күләмендә узучы шәҗәрә бәйрәменең район этабы үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылды.

Бәйрәмнең төп максаты — гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, туганнар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, шулай ук киң җәмәгатьчелекне Татарстан һәм үз гаиләсе тарихы белән кызыксынуга җәлеп итү.

Шәҗәрә бәйрәме республикада әһәмиятле мәдәни-агарту чарасына әверелде. Ул ата-бабалар истәлегенә хөрмәт тәрбияли, архив документларына, гаилә елъязмаларына һәм тарихи мираска кызыксыну уята.

Район этабында өч гаилә үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә архивларын, документларын, фотосурәтләрен һәм берничә буын язмышын чагылдырган тарихларын тәкъдим итте:

  • Нурлыевлар (Усы авылы),

  • Хусаиновлар (Богады авылы),

  • Хаертдиновлар (Күҗәкә авылы).

Катнашучылар нәсел тарихын өйрәнү, шәҗәрә агачын торгызу, архив мәгълүматларын барлау һәм гаилә ядкарьләрен саклау буенча зур эш башкарган. Һәр чыгыш республика тарихының аерым гаиләләр язмышы аша чагылуын ачык күрсәтте.

Мондый чаралар патриотик тәрбиядә, тамырларга хөрмәт формалаштыруда һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев