Актанышның яшь артистлары Созвездие-Йолдызлык XXVI фестиваленең суперфиналында чыгыш ясый
Актаныш районы вәкилләре Созвездие-Йолдызлык XXVI фестиваленең суперфиналының икенче турында Казан шәһәрендә чыгыш ясый. Яшь артистларыбыз өчен ихластан җан атабыз, аларга уңышлар, илһам һәм якты җиңүләр телибез! Менә алар безнең якты йолдызларыбыз:
- «Вокал-соло» номинациясендә уртанчылар төркемендә Зәлия Гыйлаҗева, җитәкчесе Сирина Муллаяновна Исламова;
- «Вокаль ансамбльләр» номинациясенең уртанчылар төркемендә «Тамчы» үрнәк вокаль ансамбле, җитәкчеләре: Мостафина Лилия Ревалевна, Шәрипҗанова Алия Альбертовна;
- «Хореография» номинациясендә уртанчылар төркемендә «Ак инеш» бию ансамбле, җитәкчеләре Фәтхуллина Лилия Равиловна, Закиров Алмаз Эльмирович;
- «Шатлык» хореография коллективы, җитәкчеләре: Локманова Айзирәк Илгизовна, Хатмуллин Илдар Булатович.
Яшь талантларыбызга зур сәхнәдә ышаныч, көчле рух һәм лаеклы чыгыш ясауларын телибез! Актаныш — сезнең белән горурлана!
Туры эфир сылтамасы- https://vkvideo.ru/video-767579_456240906?list=ln-7V0nwtbCAvu6zi1eNB
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев