Актаныш Балалар сәнгать мәктәбенең «Тамчы» үрнәк вокал ансамбле «Сандугач сайрар илем» XXIX төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең җиңүчесе булды, беренче урынны яулады (остазлары – Лилия Мостафина).
«Умырзая» ансамбле кызларының да уңышлары зур, алар шул ук престижлы фестивальдә лаеклы икенче урынны яулады (остазлары – Разида Хаҗиева).
«Тамчы» һәм «Умырзая» яшь җырчыларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Бу җиңүләр – тырыш хезмәт, сәләт һәм остазлар ярдәме нәтиҗәсе.
Нет комментариев