Авылларда гармун моңы: Актанышта Төбәкара гармунчылар фестивале уза (фото һәм видео)
Бүген районыбызның иң матур, иң нурлы Чөгәнә авылының Сабантуй мәйданында төбәкара гармунчылар фестивале уза.
Татарстан районнарыннан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан килгән гармунчылар наратлар кочагындагы, зәңгәр күл ярында урнашкан мәйданны гармун моңына төрде.
Бәйге-ярышта 11 яшьтән 85 яшькәчә 170 тән артык гармунчы катнаша. Фестиваль кунакларын Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләп уңышлар теләде:
-Бүген районыбызда ике бәйрәм. Берсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, икенче гармунчылар фестивале. Элек-электән безнең халык якын кешеләренә булган мәхәббәтен, үзенең сагышларын, моңнарын, җыр, музыка, бию аша җиткергән. Авылларыбызда, шәһәрләребездә гармун моңы тынмаган. Ерак араларны якын итеп килүегезгә зур рәхмәт! Бәйрәмнәр белән,- дип, Ленар Рафак улы котлауларын әйтте.
Гармунчылар фестиваленең мәртәбәле кунаклары- Татарстан Республикасының Халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының татар мәдәни ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина гармун моңнарын яңарткан, халкыбызга кайтарган өчен Актаныш районы халкына, аерым алганда «Баламишкин» гармунчылар ансамбленә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Хәзерге вакытта мәйданда гармунчылар осталыкларын күрсәтә. Әле генә гармун күрекләренә баса башлаган малайлар-кызлар, инде бармаклары шактый шомарган яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге ялгыз башкаручылар, ансамбльләр абруйлы жюри каршында татар халкының милли көйләрен һәм композиторлар әсәрләрен башкара.
Комиссиядә Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Илгиз Закиров, Россия гармунчыларының алтын унлыгына кергән Ринат Мөхетдинов кебек күренекле шәхесләр бар. Шулай ук танылган композитор, райондашыбыз, мактаулы исемнәргә лаек булган Инсаф Хәбибуллин һәм Мирзанур Фәрухшин да гармунчыларга бәя бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев