Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Язучы, шагыйрь, журналист Хәмит Миңнегалиевны искә алу кичәсеннән репортаж

Хәмит Миңнегали улы Миңнегалиевкә багышланган кичәдә олпат язучылар, күренекле шәхесләр: ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илфак Ибрагимов, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, прозаик, журналист Әмирҗан Моталлапов та катнашып, истәлек, хатирәләр белән бүлеште.

 

«КЕШЕ ГОМЕРЕ — БЕР ЯШЕН»

 

"Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр 

Барсы да мизгелдәй бер уза... 

Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал: 

Тормыш ул - серле бер могҗиза." 

 Илдар ЮЗЕЕВ

 

Мәкаләмне, һәркемгә дә гомерлек девиз булырлык, Илдар Юзеев сүзләре белән башлыйм. Әдипнең иҗатын үз итеп, шигырьләренә мөккибән булган күпсанлы укучылар арасында, үзе дә каләм иясе, илһам чишмәсе ташып торган якташыбыз Хәмит Миңнегалиев та булган.

 

19 декабрь көнне, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында аеруча хезмәт күрсәткән өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре иясе, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь, Яңа Әлем тумасы, Хәмит Миңнегали улы Миннегалиевнең 95 еллыгын искә алу кичәсе үтте. 

 

 Әлеге күркәм кичә Яңа Әлем авылы мәдәният йортында, китапханәче Римма Имамова оештыруында, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары катнашында матур бәйрәмгә әверелде. Римма ханымның сәламләү сүзләреннән соң: "Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар нурында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да, шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела", - дип дәвамлаган чыгышы әлеге кичәнең исеменә дә аваздаш иде. Алга табан җирлек башлыгы Марат Мирзагидан улы Исламов искә алу кичәсен ачып җибәрде. Үзенең чыгышында җирлек башлыгы авылдашына булган хөрмәтен, горурлануын ассызыклап үтте.

 

 Авылдашлары, олысы да, кечесе дә, Хәмит ага Миңнегалиевнең тормышын, иҗат юлын да өйрәнеп, матур шигырь юлларын, сәхнәдән оста итеп башкардылар. Алар арасында Роза Фарвазова язучының мәгънәле, матур теләкләр җыйган "Яңа елга бер сүз" шигырен безгә бик үтемле итеп җиткерде, ә күпсанлы багышлаулары арасында, авылдашы Рәсимә Саетова үзенең тормыш иптәше, гармунчы Фәвәдис Саетовка язылганын безгә укып та күрсәтте. Кәзкәй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илшат Әхмәтнәбиев, шулай ук Әлем авылыннан Илсөя Шәкүрова бәйрәмне тагын да ямьләндереп җырларын бүләк иттеләр. РСФСР мәгариф отличнигы, Яңа Әлем авылының ветераннар Советы рәисе, Тәхия Усманова Хәмит абыйга багышланган якты истәлекләре белән генә бүлешеп калмады, "Такташка хат" поэмасыннан өзекне дә безгә яңгыратты ул. Хәмит Миңнегалиевны якыннан күреп белгән, Актаныш районы ветераннар Советы рәисе, күп еллар район газетасы мөхәррире булып эшләгән, Нурулла Гаян улы Нурлыев та язучыга карата булган ихлас истәлекләре белән бүлешкәндә, аның юморга хирыслыгын искә төшереп, күңелле вакыйгалар белән таныштырды. 

 

25 ел редакциядә хезмәт иткән чорында, Хәмит Миннегалиев Актаныш-Яңа Әлем арасында барып-кайтып көн саен 5 чакрым юл үтә торган булган. Әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире булып эшләгәндә район җирлегендә хәбәрчеләр хәрәкәтен булдырган һәм укучы иҗатчыларны да әдәби мәйданга чыгаручы остаз булган ул. «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсен бүген җитәкләгән җирле язучыбыз, Лилия Шәйгарданова, берләшмәнең 68еллык тарихы, җитәкчеләре турында белешмәләр белән таныштырды. Берләшмә кысаларында 2025 ел шәхесләрне барлау елы итеп игълан ителде һәм шул нисбәттән, Лилия Шәйгарданова тарафыннан Яңа Әлем җирлегендә Хәмит Миңнегалиев исемен мәңгеләштерү эшен алып бару кирәклеген әйтеп үтте. Тәкъдиме Яңа Әлем авылында урнашкан урамга, яки мәдәният йортына язучы исемен беркетү. Шулай ук, авыл халкына, җитәкчелеккә, килгән кунакларга язучыны хөрмәтләп, яңартылган мәдәният йортында, матур кичә оештырганнары өчен бик күп рәхмәтләрен әйтте. Әлбәттә, "Агыйдел дулкыннары" әгъзалары Алсу Галеева, Рәсимә Зарипова, Резедә Храмова, Лидия Галимова тарафыннан ирештерелгән шигъри күчтәнәч, багышлаулар, Хәмит Миңнегалиевнең искиткеч шигырьләре дә кичә барышында сәхнә түреннән үзгә бер моң булып агылды. Әлем җирлегендә мәдәниятне, сәнгатьне үз итүчеләр шактый. Бүгенге көндә дә Хәмит абый Миңнегалиев каләменә ияреп язучылар байтак. Алар арасында Дәлбәрия ханым Гаффанова да бар. Әлеге кичәдә укып үткән шигырен ул МХОда батырларча һәлак булган энесенә багышлаган.

Әмирҗан Моталлапов истәлекләрен төйнәп, актык фикере итеп, Әлем авылы халкына һәм җирлек башлыгына юнәлгән сүзләрендә, Хәмит Миңнегалиев исемен мәңгеләштерү нисбәтеннән авыл китапханәсенә язучы исемен бирү тәкъдимен әйтте. Илфак Ибрагимов чыгышында Хәмит Миңнегали улы Миңнегалиев белән бәйле тәүге очрашудан алган кичерешләрен, язучыга булган ихлас мөнәсәбәтен ачып сөйләде. Истәлекләрендә үзенең гаиләсе, әтисенә булган хөрмәт, мәхәббәттен, каләмгә мөрәҗәгать итәргә этәргән вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләде. Болар барысы да күзгә күренмәс нәзек җеп белән Хәмит Миңнегалиев шәхесенә тоташа. Җырга, моңга, сәнгатькә гашыйк якташларым Актаныш данын бик ерак җирләргә тарата. Күбесе шушы җирдән илһам алып, яшәү ямен хезмәтендә, гаиләсендә күреп яши бирә. Хәмит аганың дәвамчылары да, туганнары, балалары да бар. Актанышта гомер итүче кызы Рәмзия, дулкынлану хисләрен яшермәде. Әтисенә, һәм барлык каләм ияләренә булган соклануын белдерде, искиткеч матур сүзләр белән рәхмәтләрен җиткерде. 

 

Җимеш агачы да орлыктан шытып чыга, үрентесе ныгып, тамыр җәеп дәү агач булып үсә. Үсеш дәвамы булып чәчәкләр ата, җимеш булып тулыша. Ул җимешләрне вакытында җыеп, файдалану да мәслихәт. Авыл җирлекләрендә үсеп ныгыган агачларның, иҗат әһелләренең җимешләре булып китаплары, үлемсез әсәрләре саклана. Шәхесләребез барланып, иҗатларын халыкка яктыртылып тору хәерхаһлы эш булыр.

 

Кичәне әзерләп оештырган китапханәче Римма Имамова, мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Газизова, авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов, кичәдә катнашкан Яңа Әлемлеләр, язучының туганнары, танышлары, каләмдәшләре, һәммәбез дә Хәмит ага Миңнегалиевның рухы шат, урыннары җәннәт түрендә булсын иде дигән теләктәбез.

 

Яхшы китап — иң ышанычлы дус. Кичәгә килгән каләм әһелләре: Әмирҗан Моталлапов үзенең ике китабын авыл китапханәсенә, Алсу Галеева «Тамчылар» китапчыгын балалар бакчасына бүләк итеп калдырды.

 

«КЕШЕ ГОМЕРЕ — БЕР ЯШЕН» искә алу кичәсенә иганәче булган "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Илдус улы Ярмиевка рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

 

Алсу Галеева, «Актаныш таңнары» газетасы каршында җәмәгатьчелек тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмә сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев