Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илдус Һарунов: «Авылларда гармун моңы» фестивале җиңүчесенә сюрприз- бүләк әзерләдек

Бүген Чөгәнә авылының Сабантуй мәйданында төбәкара «Авылларда гармун моңы» фестивале уза.

Актанышта милли моңнарга гашыйк халык яши. 2018 елда бездә Бөтенрәсәй «Актаныш гармуннары» фестивале оештырылды. Берничә көн дәвам иткән фестиваль чын мәгънәсендә Актанышны гармун иленә әверелдерде. Ике елга бер тапкыр уздырыларга тиеш иде ул. Пандемия булу аркасында чираттагы фестиваль гамәлдән төшеп кала язды. Әмма күңеленә сандугач оялаган Иске Сәфәр мәдәният сарае җитәкчесе Илдус Һарунов ничек тә авыл гармунчыларын берләштерергә көч тапты. Райондагы иң оста гармунчыларны җыеп «Баламишкин» ансамбле оештырып җибәрде. 2021 елда «Баламишкин»нар Иске Сәфәр Сабантуенда гармунчылар фестивален үткәрделәр. Аннан соң авыл җирлекләренә барып җәйге кичләрдә халык белән очраштылар, онытыла төшкән гармун көйләре кабат яңарды, олысы-кечесе гармунга кушылып җырлады, биеде.

"Баламишкин"нарны гармуннары белән Казанга, Татарстан, Башкортстан районнарына чакыра башладылар. Бүген районыбызда уза торган «Авылларда гармун моңы фестивале» дә «Баламишкин» ансамбле егетләренең инициативасы, тырышлыгы белән бар гармунчыларны берләштерә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Актаныш муниципаль районы бу инициативаны хуплап алды, бүгенге бәйге җиңүчеләренә саллы бүләкләр әзерләнде.

 Гармунчылар бәйгесе җиңүчеләре 10-17 яшьлекләр, балалар ансамбльләре, 23-45 яшьлек ялгыз уйнаучылар, өлкән яшьтәге гармунчылар ансамбльләре, 45 яшьтән өлкәнрәк ялгыз уйнаучылар арасында билгеләнәчәк. 170 катнашучының 25-е балалар, 150ләбе яшьләр һәм өлкәннәр. Татарстанның Актаныш, Мамадыш, Тукай, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Сарман, Минзәлә, Буа, Югары Ослан, Балтач, Ютазы, Башкортстаннан Октябрьск, Дүртөйле, Чакмагыш, Туймазы районнары, шулай ук Удмуртия вәкилләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тота. 

— Бүген бер генә гармунчы да бүләксез кайтып китмәячәк. Без бәйгеләргә күп йөрибез. Кайвакыт бер кәгазь биреп җибәрәләр. Бигрәк тә балалар өчен кыен миңа. Гармунчылар мәхрүм булып калмасын өчен истәлекле бүләкләр әзерләдек. Җиңүчеләргә акчалата бишәр мең сумлык акчалата премияләр тапшырылачак. «Баламишкин» гармунчылары да зур сюрприз әзерләде. Әлегә нәрсә икәнен әйтми торам. Бүләкләгәндә күрерсез,-  дип безгә кайбер серләрне ачты Илдус абый. 

Алып баручыларны бүлдереп берара Илдус Һарунов сәхнәгә күтәрелеп фестивальдә яңа номинация- «Халык мәхәббәте» номинациясе булдырылуын хәбәр итте. "Баламишкин" ансамбле җитәкчесенең бар максаты- авыл гармунчыларының дәрәҗәсен күтәрү, авылларга кабат гармун моңын кайтару.

-Бер генә тапкыр сәхнәгә менеп халык мәхәббәтен яулап булмый. "Халык мәхәббәте" номинациясе халык арасына чыгып, кунакларны җырлатып, биетеп күңелләрен күтәргән гармунчыга тапшырылачак. Баяннарга игътибар зурдан, тик музыкаль уку йортларында авыл гармуннарында, бабайлар уйнаган гармуннарда, тальяннарда уйнарга өйрәтмиләр. Авыл гармунчыларын күрсәтү, таныту кирәк. Алар бит авылны үзләренә каратып тота. Бала тугач үткәрелә торган бәби ашлары, туйлар, туган көннәр, юбилей, армиягә озату мәҗлесләре гармунсыз, гармунчысыз үтми иде. Авылларда гармунчылар күзгә күренеп кими бит. Менә шушы хәлне үзгәртәсе иде. Бу фестиваль шуңа хезмәт итәргә тиеш,- дип күңелендәгеләр белән уртаклашты Илдус Һарунов.

Гармун- милли телебез, милли моңыбыз, татарча аралашу йолаларын саклаучы да ул. Төрле төбәкләрдән җыелган абыйлар, апалар, кызлар, егетләр бүген Чөгәнәнең "Равил" аланында бары тик саф татарча сөйләште, бер генә рус сүзе ишетелмәде. Конкурста катнашкан балаларга карап сокланмалы- гармунда гына түгел, курайда да уйнадылар.

"Авылларда гармун моңы" фестиваленең икенче бәйгесе- "Көй тартыш" дип атала. Нәкъ тә шушы өлештә гармунчының уйнау осталыгы белән бергә җитезлек, фикер куәте дә сыналачак. Соңыннан барлык катнашучылар Чөгәнә авылы урамы буйлап гармунчылар парадында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев