Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!
Актаныш районында бөек Тукаебызның 140 еллыгына багышланган бик күп төрле чаралар оештырыла. Бүген район балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан «Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!» дип исемләнгән театраль тамаша тәкъдим ителде. Әлеге чараны мәктәп укучылары «Пушкин картасы» ярдәмендә карады. Шулай ук башка тамашачылар һәм өлкән буын вәкилләре дә тамашаны зур кызыксыну белән кабул итте.
«Уку йортыбызның 140 еллык юбилее уңаеннан районда бик күп һәм зур чаралар планлаштырылды. Бүген район мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналары катнашында бик матур, истәлекле бәйрәм кичәсе оештырылды. Без бу чараны мәктәп укучылары өчен “Пушкин картасы” нигезендә, ә өлкәннәр өчен бушлай форматта үткәрдек.
Беренче чиратта ук коридорда ук безне сәнгать мәктәбе укучылары — рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр, укытучылар — тарафыннан әзерләнгән бик матур күргәзмә каршы алды. Анда тарихи һәм сынлы сәнгатькә багышланган эшләр тәкъдим ителде.
Сәхнә тамашасы да бик эчтәлекле булды. Анда Габдулла Тукай иҗатына багышланган җырлар, шигырьләр, әкиятләр урын алды. Пролог өлешендә Тукайның тормыш юлы чагылыш тапты, костюмнарга да аеруча зур игътибар бирелде.
Балалар сәхнәдә дә, тамашачы буларак та Тукай иҗаты аша тирән рухи тәрбия алдылар. Бу чара аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, милли әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләүгә зур этәргеч бирә.
Без укытучыларга, укучыларга һәм әти-әниләргә әлеге матур чараны оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Бу эш моның белән генә тәмамланмый — алда безне китапханә хезмәткәрләре, балалар бакчалары белән берлектә яңа чаралар көтә.
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 26 апрельдә Казан шәһәрендә зур тантаналар узачак, анда безнең район делегациясе дә катнашачак. Ә 27 апрельдә без үзебездә — паркта, Тукай һәйкәле янында чәчәкләр салу, аны искә алу чараларын үткәрәчәкбез. Шул ук көнне район мәдәният йортында да зур, истәлекле бәйрәм программасы планлаштырыла. Барлык райондашларны әлеге чараларга чакырып калабыз.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев