Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Районыбызның 70 укучысы Кыш бабай призы өчен көч сынаша

Районыбызда Кыш бабай призлары өчен спорт ярышлары бүген дә дәвам итә. «Батыр» спорткомплексына районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 70 тән артык укучы татарча милли көрәштә үзләренең көчләрен сынарга килде.

Бүгенге көрәш ярышы, елдагыча традиция буенча Яңа ел каникулларында Кыш бабай призына уздырыла. Кыш бабай кубогына көрәш ярышы 2024 нче елгы көрәш сезонына старт бирүче бәйге дә әле ул.

Бил алышларда 2006нчы һәм аннан да яшьрәкләр келәм батыры исеме өчен көрәшә. 

-Алда безнең өчен бик дәрәҗәле көрәш бәйгеләре көтә. 11-13 гыйнварда 2006- 2007 нче елгы  егетләр Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларына барачак. 17-19 гыйнварда урта яшьтәгеләр шушы ук бәйгегә катнашырга әзерләнә. Актаныш районының көрәш федерациясе кубогына балалар арасында шәхси һәм команда беренчелеге ярышларын да шушы айда үткәрергә планлаштырабыз, -ди район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев.  

Көрәшчеләрне район  көрәш федерациясе җитәкчесе булып билгеләнгән Энгель Фәттахов та сәламләде, укучыларга уңышлар теләде. Бәйге башланыр алдыннан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренерлары белән берлектә федерациянең беренче утырышы узды. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев