2026 елдан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы гамәлгә керәчәк
2026 елның гыйнварыннан республикада укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы эшли башлый.
ТР мәгариф һәм фән министры урынба-
сары Рәмис Мөҗипов туры эфир вакы-
тында шул хакта хәбәр итте. «Бу – торак
арендасы өчен компенсация. Барлык
дәрәҗәдәге 350 укытучыга ай саен 20
мең сум түләнәчәк. Балалар бакчасы
тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары,
урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү пе-
дагоглары арасында билгеле бер квота
каралган», – диде ул. Моннан тыш, 300
яшь укытучының 1 миллион сумлык
торак сертификаты алу мөмкинлеге
бар. Сертификат торакның беренчел
взносы яки ипотека түләүләрен каплау
өчен бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев