Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

5 яшьтән мәктәпкә... сәнгатьнекенә

Сентябрьнең беренче көненнән үк сәнгать мәктәбе сәләтләрен үстерергә теләүче балалар, аларның ата-аналары белән күңелле мәшәкатьләр ыгы-зыгысында иде. Сәнгать мәктәбе директоры Ләйсән Шаяздановадан быелгы уку елындагы яңалык-үзгәрешләр белән кызыксындык. - Ләйсән Кифарисовна, быел сәнгать мәктәбендә нинди үзенчәлекле яңалыклар булды? - Җыр, баян, рәсем төркемнәре тулы. Бию, гитара бүлекләренә укучылар кабул итәбез....

Сентябрьнең беренче көненнән үк сәнгать мәктәбе сәләтләрен үстерергә теләүче балалар, аларның ата-аналары белән күңелле мәшәкатьләр ыгы-зыгысында иде. Сәнгать мәктәбе директоры Ләйсән Шаяздановадан быелгы уку елындагы яңалык-үзгәрешләр белән кызыксындык.
- Ләйсән Кифарисовна, быел сәнгать мәктәбендә нинди үзенчәлекле яңалыклар булды?
- Җыр, баян, рәсем төркемнәре тулы. Бию, гитара бүлекләренә укучылар кабул итәбез. Кече яшьтән эстетик тәрбия бирү максатында, быел балалар бакчасына йөрүче балалардан да төркемнәр җыябыз. Алар яртышар сәгать җыр, рәсем, бию сәнгате буенча күнекмәләр алачак. Шул рәвешле сәләтләрен ачыклап, юнәлешле шөгыльләнәчәкбез. Яңа уку елыннан райондашыбыз Сиринә Исламова эшкә кайтты, консерватория тәмамлаган белгеч. Балалар җыйды. "Умырзая", "Тамчы" ансамбльләренә яңа вокал ансамбль дә өстәлер дип көтәбез.
- Уңыш нигезе бала - укытучы - ата-ананың бердәм тырышлыгы, дибез...
- Замана алга бара. Укытучыларга да таләпләр артты. Һәр укытучының лицензиягә кертелгән программасы булырга тиеш. Авылларда сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче 11 филиал бар, сигезенә лицензия алдык, калганнарына да документлар тапшырылган. Балалар хәзер компьютерга тартыла, мавыктыргыч уеннар бар игътибарын җәлеп итә. Ата-ананың вакытында дөрес юнәлеш бирүе кирәк. Без укыту барышында балаларның талантларын юнәлешле үстерү, милли гореф-гадәтләребезне, милли биюләрне, орнаментларны өйрәтүне дә максат итеп куябыз. Укытучыларыбызга тынгысыз хезмәтләрендә иҗади уңышлар, сабырлык, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев