Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

80 нче һөнәри лицее Актаныш технология техникумы статусын алды

ТР Министрлар кабинетының 2013 елның 22 маенда чыккан 340 санлы карары нигезендә районның 80 нче һөнәри лицее Актаныш технология техникумы статусын алды. Техникум 2013-2014 уку елына IX сыйныф базасында - "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру", "Авыл хуҗалыгын электрлаштыру", "Гомуми туклану предприятиеләрендә җитештерү технологиясе", "Икътисад һәм исәп-хисап" ("Экономика и бухгалтерский учет"), XI сыйныф...

ТР Министрлар кабинетының 2013 елның 22 маенда чыккан 340 санлы карары нигезендә районның 80 нче һөнәри лицее Актаныш технология техникумы статусын алды.
Техникум 2013-2014 уку елына IX сыйныф базасында - "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру", "Авыл хуҗалыгын электрлаштыру", "Гомуми туклану предприятиеләрендә җитештерү технологиясе", "Икътисад һәм исәп-хисап" ("Экономика и бухгалтерский учет"), XI сыйныф базасында, шуларга өстәп, "Ветеринария", "Коммерция" һөнәрләре буенча укучылар кабул итә.
Техникумда укучылар тулай торак белән тәэмин ителә, стипендия түләнә, туклану өчен ашханәсе ел дәвамында эшли, укулар түләүсез (бюджет урыннары чикләнгән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев