Актанышның «Каенкай» балалар бакчасы «Милли мультfest» республика балалар кинофестивалендә икенче урынны алды
7нче декабрь көнне Казанда «Мир» кинотеатрында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада Актанышның «Каенкай» балалар бакчасы педагоглары да бүләкләнде.
Быел конкурсның оештыру комитетында 498 гариза теркәлгән. Катнашучылардан балалар өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Конкурста 7-17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнашты. «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале татар телен, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау, яклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Барысы йомгаклау тантанасына 17 конкурсант чакырылды. Алар арасында безнең актанышлылар да бар. 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасыннан педагоглар Айгөл Айдаш кызы Әюпова һәм Гүзәл Роберт кызы Шәйхетдинова иҗат иткән "Бал шифасы" мультфильмы 2нче урын яулады. Алар диплом һәм 70000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев