Әтәс мәктәбе укучылары республикакүләм мәктәп театры фестивалендә җиңүчеләр булдылар
24-26 март көннәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында «Роберт Шәймәрдәнов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале» уздырыла. Конкурска килгән 40 эш арасыннан мәртәбәле жюри тарафыннан 9 мәктәп җиңүче дип табылган. Шул җиңүче мәктәпләр исемлегендә Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының театр коллективы да бар иде.
25 март көнне алар әлеге фестивальдә Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" әкият-тамашасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Театр артистлары тарафыннан югары бәя алдылар.
Яшь артистлар дипломга һәм 15 000 сумлык сертификат тапшырылды, Роберт Шәймәрдәновның тормыш иптәше Гөлфәния ханым тарафыннан әзерләнгән бүләккә лаек булдылар.
Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев