Әтәс мәктәбендә ветеран укытучыларның җылы очрашуы узды
11 июнь көнне Әтәс мәктәбендә төрле елларда хезмәт куйган укытучыларның җылы һәм истәлекле очрашуы булып узды. Әлеге матур чараны күптән түгел үзенең күркәм 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, һаман да яшьләрчә дәртле һәм актив Гаянова Рәйханә апа оештырды.
Очрашуга өлкән буын укытучылары бик теләп җыелды. Аларның сөйләшер сүзләре, уртак хатирәләре, әйтер фикерләре шактый күп иде. Еллар узса да, күңелләр яшь, рухлары көр булган мөгаллимнәр бер-берсе белән очрашып, ихлас аралашудан зур канәгатьлек алдылар.

Чара барышында укытучылар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр: араларында җырчылар да, гармунчылар да, шигырь язучылар да табылды. Алар дәртләнеп җырладылар, истәлекле вакыйгаларны искә төшерделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Очрашуда районыбызда күпләргә таныш булган Фәһим һәм Марсель абыйлар, Лилия Гыйлемнәр кебек хөрмәтле укытучылар да катнашты. Аларның һәркайсы гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган фидакарь затлар.
Без әлеге хөрмәтле укытучыларыбызга алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле һәм озын гомер телибез. Мондый җылы, ихлас очрашулар алга таба да дәвам итсен, күңелләрне баетсын иде.
Әлеге чара турында Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев