Балалар бакчасында сөйләм үсеше шөгыльләре аша балаларны мәктәпкә әзерләү
26 ноябрь көнне «Тылсым» балалар бакчасында рус теле тәрбиячеләре киңәшмәсе узды. Ул «Балалар бакчасында сөйләм үсеше шөгыльләре аша балаларны мәктәпкә әзерләү» темасына багышланды.
Чара "Конструкторлар илендә" дип аталган күргәзмә белән танышудан башланды. Биредә балаларның берничә төрле конструктордан төзелгән эшләрен күрергә була иде. Килгән кунаклар 2нче кечкенәләр, уртанчылар hәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә шөгыльләр карады.
Психолог Гөлназ Хөҗҗәтова педагоглар өчен "Толерантлык тәрбияләү тәрбиячедән башлана" дип аталган тренинг үткәрде. Балалар бакчасында еш очрый торган проблемалы күренешләрдән мисаллар тәкъдим итеп, бергәләп чишелеш юлларын эзләделәр. Чара зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында “Капка төбендә” дип аталган тамаша белән тәмамланды.
Семинарда катнашучылар чараны югары бәяләп, зур рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев