БДИ тапшыру өчен Актаныш районында барлык шартлар тудырылган
Актаныш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен иң җаваплы чор. 9-11 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра.
Имтихан процессын оештыру югары дәрәҗәдә. Алдагы еллардагы кебек үк, имтиханнар үткәрү пунктларына керү катгый контрольдә тотыла, шул исәптән укучылар металл детекторлар аша мәҗбүри уза. «Таттелеком» компаниясе тәэмин иткән өзлексез онлайн-видеокүзәтү аккредитация узган күзәтүчеләргә процедураның үтәлешен реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкинлек бирә. Регламенттан аз гына тайпылышлар ачыкланганда, кимчелекләрне кичекмәстән бетерү өчен штабка шалтырату килә. Бәхеткә, хәзерге вакытта Актаныш районында җитди хокук бозулар теркәлмәгән.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тиешле шартлар тудыру имтихан кампаниясенең мөһим өлеше булып тора. Ачык мисал күз алдында – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кадет мәктәбенең унберенче сыйныф укучысының математикадан база имтиханын уңышлы тапшыруы. Пунктта аның өчен аерым шартлар тудырылган: имтихан махсус җиһазландырылган бүлмәдә махсус ассистент катнашында уздырыла. Бу укучыга, башкалар белән беррәттән, үзенең белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Барлык системаларның өзлексез эшләве - оештыручылар өчен өстенлек. Әнәк авылында урнашкан «Электр челтәре» оешмасы хезмәткәрләре Актанышның беренче санлы мәктәбендә урнашкан имтихан үткәрү пунктын электр энергиясе белән белән өзлексез тәэмин итә. Штаттан тыш хәлләр очрагында һәр пункт аерым генератор белән җиһазландырылган, ул электрның сүнмәячәген гарантияли. Барлык имтихан материаллары һәм башкарылган эшләр махсус интернет-каналлар аша тапшырыла.
Имтихан кампаниясе – күп кенә белгечләрнең бергәләп эшләве нәтиҗәсе ул, – ди район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова. - Ел саен укытучылар, «Таттелеком» хезмәткәрләре һәм башка имтихан оештыруга катнашы булган белгечләр зур көч куялар. Аларга җаваплы хезмәтләре өчен зур рәхмәт!
Актаныш районы чыгарылыш сыйныфы укучыларына имтиханнарын уңышлы тәмамлауларын һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев