Бүген Актанышта 75 укучы рус теленнән БДИ тапшыра
Бүген илебез мәктәпләрен тәмамлаучылар, шул исәптән Актаныш районының чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен кызу чор. 9 һәм 11 сыйныф укучылары иң мөһим йомгаклау сынауларын-төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) һәм Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыралар.
2024-2025 нче уку елында Актаныш районының 340 тугызынчы сыйныф укучысы төп гомуми белем турында аттестат алачак, ә 75 унберенче сыйныф укучысы урта гомуми белем мәктәбен тәмамларга әзерләнә.
Унберенче сыйныф укучылары математика, тарих һәм химия буенча имтиханнарны тапшырдылар инде. Бүген алар өчен төп сынау – рус теле фәненнән. Актанышның 1 нче мәктәбе базасында оештырылган имтихан үткәрү пунктында дулкынландыргыч, әмма эшлекле атмосфера хөкем сөрә.
Төп өстенлек- үтәкүренмәлелек һәм тәртип булдыру
Укучыларны рус теленнән имтиханга уңышлар теләп озатырга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да килде.
Имтиханнар штат режимында уза. Узган елларда кайбер төбәкләрдән укучыларны артык катгый тентү буенча ата-аналардан шикаятьләр керде. Шуңа күрә быел җәмәгать күзәтүчеләре итеп ата – аналар да билгеләнде. Тәртип саклауда Чаллы педагогика университеты студентлары да катнаша.
Тикшерүчеләр имтихан уздыру пунктын бер көн кала да карап чыгалар. Имтихан көнендә иртән үк күзәтүчеләр эшкә керешә. Алдагы барлык имтиханнар да тыныч үтте, - дип имтиханнар барышын бәяләде Раниза Шакирова.
ППЭга керү процедурасы металл детекторы аша эчкә узуны үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев