Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«Бүләк» лагеренда өченче сменага старт бирелде

Актаныш районындагы «Бүләк» лагеренда өченче сменаның тантаналы ачылышы узды. Бу юлы лагерь 135 баланы кабул итте. Алда аларны күңелле ял, кызыклы чаралар, экскурсияләр һәм яңа дуслар көтә.

Өченче сменада барлыгы 135 бала ял итә. Бу сменада нигездә башлангыч сыйныф һәм 5–7 сыйныф укучылары җыелган. Алар өчен көн саен төрле уеннар, иҗади мастер-класслар, спорт чаралары һәм кызыклы очрашулар үткәреләчәк.

Балалар белән тәҗрибәле әйдаманнар эшли. Аларның барысы да – Актаныш районы яшьләре. Ә өлкән әйдаман вазифасын күп еллар балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган Миләүшә Аграпова башкара.

Смена программасында районнан читкә экскурсияләр дә каралган. Балаларны Илеш районының Яркәй музеена алып бару планлаштырыла. Моннан тыш, атнага ике тапкыр бассейнга йөрү һәм «Яшьлек» кинотеатрына бару да күздә тотылган.

Өченче сменаның ачылыш тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов балаларга җылы теләкләрен җиткерде.

– Ялларыгыз матур булып үтсен. Үзегезнең Актаныш районында туганыгыз белән горурланып яшәгез. Биредә алган матур хатирәләр һәм энергия сезне озак еллар озатып барсын. Яңа уку елына көч туплап, тырышып укыгыз һәм киләчәктә республикабызга, илебезгә файдалы, Актанышның лаеклы егет-кызлары булып үсегез, – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев