Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Дулкыннар“ конкурсы

6 март көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә күренекле татар композиторы Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланган VII республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү гала-концерты узды. Биредә Татарстанның төрле төбәкләреннән һәм төрле номинацияләрдә катнашкан балалар җыелган иде. Безнең Актаныш балалар сәнгать мәктәбеннән "Рәсем" номинациясендә урта төркемдә Зарипов Руслан (остазы Айрат...

6 март көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә күренекле татар композиторы Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланган VII республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү гала-концерты узды. Биредә Татарстанның төрле төбәкләреннән һәм төрле номинацияләрдә катнашкан балалар җыелган иде. Безнең Актаныш балалар сәнгать мәктәбеннән "Рәсем" номинациясендә урта төркемдә Зарипов Руслан (остазы Айрат Сәрвәров) I урынны яулады, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Илүзә Шәйхәйдәрова, урта төркем (остазы Ландыш Мәгъдәнурова) кызыксындыру бүләгенә лаек. Аларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев