Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Әгәр акча җыйсалар...

Канун кысаларына сыймаса да, мәгариф учреждениеләрендә ата-аналардан төрле юллар белән акча җыю дәвам итә. Күп очракта хәйрия битлеге артына яшерелә ул. Ярдәм күрсәтү һәркемнең үз ихтыярында. Тик, гамәлдә, акча җыю барлык уку йортларында да диярлек мәҗбүри төс алган. Шул сәбәпле, ремонтка, бинаны сакка куюга, китаплар алуга һәм башка хуҗалык ихтыяҗына...

Канун кысаларына сыймаса да, мәгариф учреждениеләрендә ата-аналардан төрле юллар белән акча җыю дәвам итә. Күп очракта хәйрия битлеге артына яшерелә ул. Ярдәм күрсәтү һәркемнең үз ихтыярында. Тик, гамәлдә, акча җыю барлык уку йортларында да диярлек мәҗбүри төс алган. Шул сәбәпле, ремонтка, бинаны сакка куюга, китаплар алуга һәм башка хуҗалык ихтыяҗына дип финанс ярдәм таләп итү гражданнарның түләүсез укуга булган хокукларын катгый бозу санала. Хөрмәтле ата-аналар, әлеге гаделсезлек очрагына юлыкканда, телдән яки язмача, яисә 3-09-13 телефоны аша район прокуратурасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Шулай ук, гаризаны прокуратура бинасында урнашкан почта тартмасына да салып калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев