Актаныш технология техникумында башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экскурсиясе оештырылды.
Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә белем алучы башлангыч сыйныф укучылары Актаныш технология техникумында булдылар. Экскурсиянең төп максаты — балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда хезмәткә кызыксыну уяту. Техникумга сәяхәт барышында укучылар уку йортының эшчәнлеге, биредә әзерләнә торган белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар. Мондый очрашулар балаларга һөнәрләр дөньясын якыннанрак танып белергә, киләчәктә үзләренә ошаган хезмәт юнәлешләре турында күзаллау булдырырга ярдәм итә.
Нет комментариев