Ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен «Без бергә» фондына тапшырылды.
12 октябрьдә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Такталачык балалар бакчасы берлектә хәйрия ярминкәсе оештырды. Чарада укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар һәм авыл халкы актив катнашты.
Кайнар самавыр чәе, пешекче апалар әзерләгән тәмле коймаклар, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль бизәлеше һәм укучыларның җырлары ярминкәгә үзенчәлекле ямь өстәде. Чара балалар өчен дә файдалы булды: алар финанс грамоталылыгы буенча белемнәрен ныгытты, үзара ярдәмләшү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерде.
Ярминкә нәтиҗәсендә 43 мең сум акча җыелды. Әлеге матди ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу максатыннан «Без бергә» фондына тапшырылды.
Оештыручылар ярминкәдә катнашкан һәм үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын!
Нет комментариев