Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем мәктәбендә юл иминлегенә багышланган чара узды

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе укучылары язгы каникуллар алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чарада катнашты: алар театр карады, белгеч белән очрашты һәм белемнәрен ныгытты.

Язгы каникуллар алдыннан Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе укучылары өчен файдалы һәм мавыктыргыч чара оештырылды. Укытучы Нургалиева Лениза Зәки кызы әзерләгән «Юл кагыйдәләрен өйрәнү мәктәбе» дип исемләнгән театр тамашасын 2 нче сыйныф укучылары тәкъдим итте.

Чара кысаларында укучылар Актаныш районы ГБУ «БДД» бүлеге җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова белән дә очрашты. Әңгәмә барышында балалар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен искә төшерде, көндәлек тормышта аларны дөрес куллану турында фикер алышты.

Укучыларның активлыгы һәм кызыксынучанлыгы аеруча игътибарга лаек. Алар буш вакытларында да юл кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә: тематик биремнәр үти, шигырьләр ятлый, бер-берсенә табышмаклар әйтеп белемнәрен тикшерә.

Очрашу ахырында укучыларга юл иминлеге буенча мәгълүмати буклетлар таратылды. Мондый чаралар балаларда җаваплылык хисе тәрбияләүгә һәм юлларда иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев