Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Казанда IT-чемпионнарны бүләкләделәр

Татарстан IT-чемпионнары өчен бүген бәйрәм ителә торган Халыкара балаларны яклау көне иң инновацион һәм прогрессив булды. 1 июнь көнне Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсы 1 нче этабының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс активистлары...

Татарстан IT-чемпионнары өчен бүген бәйрәм ителә торган Халыкара балаларны яклау көне иң инновацион һәм прогрессив булды. 1 июнь көнне Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсы 1 нче этабының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс активистлары ярдәмендә 3 айда ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 213 мең яңа шәхси кабинетлар ачылган, ә аларның гомуми саны 550 мең булган.
Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләвенчә, республика районнарыннан катнашучы укучылар конкурста иң зур активлык күрсәткәннәр. Татарстанның төрле почмакларыннан 153 IT-чемпион iPad планшетлары белән бүләкләнде. 10 "иң актив укучы"га планшетларны Илдар Халиков тапшырды. Әлеге унлыкка безнең районның 3 иң актив катнашкан укучылары да эләкте: 1701 балл белән Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы - Илмаз Хамидуллин, 2177 балл белән Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы - Әнвәр Тимиров һәм 2301 балл белән шушы ук мәктәпнең 1 сыйныф укучысы - Илзидә Шәрипова.
"Бүген IT-паркта быел мартта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә эшләтеп җибәрелгән конкурсның 1 нче этабына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 3 этап, ә конкурс 2013 нче елның ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә конкурста катнашып, җиңүче булмаганнар киләсе этапларда катнашып карый ала. 1 нче этапта тупланган балларны конкурсның башка кыйммәтле бүләкләренә дә алыштырырга була. Аларның исемлеге "ТРда электрон мәгариф" порталындагы конкурсның махсус битендә бар", - дип билгеләде ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
"IT-чемпион" республика конкурсының 1 нче этабында, "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә 216дан артык укучы катнашты. Аларның логиннары дәүләт хезмәтләре порталында 250 мең шәхси кабинетта сакланган.
Республиканың һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы җиңүче булды", - дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов.
Республикада иң югары баллар буенча 1 урында - Чүпрәле районыннан 7 нче сыйныф укучысы Айваз Закиров (2918 балл), 2 урында - Саба районыннан 5 нче сыйныф укучысы Алисә Котдусова (2631) һәм 3 урында - Актаныш районыннан 1 нче сыйныф укучысы Илзидә Шәрипова (2301) лидер булдылар.
Конкурста Актаныш, Саба, Нурлат, Әтнә, Мөслим, Теләче, Чистай, Кукмара, Питрәч һәм Балтач районнары укучылары иң актив катнашкан. Андрей Поминов әлеге районнарның мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт хатларын тапшырды.
Яшь чемпионнар өчен «iBand» төркеме һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүче Алиса Суетина чыгыш ясады. Шулай ук башка күп төрле кызыклы чаралар, уеннар уздырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев