Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Красноярскидан телне өйрәнергә килдем

Мин Красноярск шәһәрендә туып үстем, бүгенге көнгә кадәр шушы шәһәрдә яшәдем. Ә Актанышка мин ана телемне бик-бик яратканга һәм татар телен тагын да яхшырак өйрәнергә дип килдем. Гимназия турында интернеттан укып белдем. Ана телемне, аның әдәби мирасын тирәнтен үзләштерү минем күптәнге хыялым иде. Үзебезнең Красноярск шәһәрендә бу теләкне тормышка ашыру...

Мин Красноярск шәһәрендә туып үстем, бүгенге көнгә кадәр шушы шәһәрдә яшәдем. Ә Актанышка мин ана телемне бик-бик яратканга һәм татар телен тагын да яхшырак өйрәнергә дип килдем. Гимназия турында интернеттан укып белдем.
Ана телемне, аның әдәби мирасын тирәнтен үзләштерү минем күптәнге хыялым иде. Үзебезнең Красноярск шәһәрендә бу теләкне тормышка ашыру җиңел түгел.
Бер көнне үземнең ноутбукны кулыма алып карасам, электрон почтама бер хәбәр килгәнне күреп алдым. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына чакыру хәбәрен Айдар Шәйхин җибәргән иде. Бу хатны укыдым да, әти-әниемә күрсәттем. Алар гаҗәпләнүдән, хәтта, берара сүзсез тордылар.
Гаиләбез мине Актанышка җибәрергәме-юкмы дип озак кына бер карарга килмичә торды. Чөнки якын ара түгел. Шуның өстенә, уку елы уртасы, өченче чирек тә тәмамланмаган. Барысын да уйлый торгач, алар мине бөтенләй дә белмәгән Актаныш якларына укырга җибәрергә булдылар. Бу хәбәрне мин бик шатланып кабул иттем.
Менә мин Татарстанда яшим, үз милләтебез кешеләре белән аралашу шундый күңелле. Туган телдә аралашу җанны иркәли. И туган тел!..

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев