Мәктәп бакчасында эш кайный
Мул уңыш үстерү һәм җыйнап алуга балаларның һәм зурларның бердәм тырышлыгы белән генә ирешеп була.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары.
Һәрбер мәктәп бакчасы өчен, гадәттә, биолог җаваплы итеп билгеләнә. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә химия-биология, география укытучысы Рәмилә Әскәрова 1992 елдан бирле биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы мөдире булып эшли.
Бакчаның гомуми мәйданы 2 гектардан артык тәшкил итә. Балалар саны азайганнан-азая бара. 2025-2026 уку елын 28 укучы белән тәмамлаганнар. Шуңа карамастан, укучылар, укытучылар коллективы, мәктәп директоры ярдәме белән бакчаның матурлыгын, уңдырышлылыгын сакларга тырышалар.
Бакчада сарымсак, кишер, бәрәңге, кызыл чөгендер, суган утыртылган. Бакча җиләге бик зур мәйданны били. Карлыган, кура җиләге куаклары үсеп утыра. Тәҗрибә, коллекция бүлекләре булдырылган. Һәр бүлек чәчәкләр белән уратып алынган. Матурлыкка әһәмият бирелә әллә кайдан ук күренеп тора.
Бәрәңге, кабак, башка яшелчәләр, басу культуралары, җиләк-җимешләр бүлекләп аерылган. Һәрберсе чәчәкләр белән уратып алынган. Көзгә таба шау-чәчәккә күмелеп утыралар. Бәрхет, цинния, флокслар күзне иркәли.
Кызыклы тәҗрибәләр
Төрле тәҗрибәләр үткәрелә. Аларның укучылар өчен кызыклы да, фәнни дә булганы сайлап алына.
– Бер елны карбыз һәм кавынның безнең якка яраклаштырылган сортларын үстердек. Тәҗрибәбез бик уңышлы чыкты. Район күләмендә безнең мәктәп абсолют җиңүче булды. Узган ел орлыктан бәрәңге үстерү тәҗрибәсе ясадык. “Ажур” һәм “Триумф” сортларын сайлап алдык. Бәрәңгене орлыктан үстерү четерекле эш. Март аеннан ук туфракны әзерләп, рассадага чәчтек, шуннан балалар белән шул үсентеләрне тәрбияләп, май ахырында мәктәп бакчасына алып чыгып утырттык. Көз көне бик яхшы гына уңышын җыеп алдык. Мәктәбебез район күләмендә җиңүчеләр исемлегендә булды, – диде тәҗрибә участогы җитәкчесе Рәмилә Әскәрова.
Мондый тәҗрибәләр балаларны табигатькә тагын да якынаерга этәргеч бирә. Эшеңнең нәтиҗәсен күрергә ярдәм итә. Балалар үзләре чәчеп үстергән үсентеләрне утыртканда ук, матурлап, сак кына утырталар. Бу эш
җаваплылыкны да арттыра. Бакчага килгән саен аның үсешен күзәтәләр. Нәтиҗәсе белән кызыксыналар. Петуния чәчәге вегетатив юл белән үрчетелә. Кайбер кызыксынучан балалар аның үсентесен өйләренә алып кайтып, үз бакчаларына да утырталар икән. Аннары кайчан чәчәк атканны, кайчан орлык биргәнне бер-берсенә сөйләп, бакча белән мавыгып китәләр.
Быелгы тәҗрибә – эпинның кыяр уңышына тәэсире. Контроль һәм эпин белән эшкәртелгән түтәлләр булдырылган. Ахыргы нәтиҗәне чагыштырып карарга җыеналар.
– Эпин эремәсе белән эшкәртелгән кыярның уңышы күп була, тоташ яңгырларга да бирешми. Ике мәртәбә – өченче кат яфрак барлыкка килгәч һәм чәчәккә бөреләнгәч эшкәртелә. Яңгырлы, салкын көннәрдә алар ямьсезләнеп китсә, тагын эшкәртергә мөмкинбез. Кабакның сортларын сынау өчен берничә сорт сайлап утырттык. Бу тәҗрибә кечерәк сыйныф укучылары өчен үткәрелә, – дип аңлатты Рәмилә Әскәрова.
Хезмәт бүленеше
Иске Кормаш мәктәбе бакчасында эш март аенда ук башлана. Бу вакытта орлыкларны әзерләү, суганчаларны, бәрәңге бүлбеләрен барлау, шытымнарын карау була. Эш планы төзелә, шуның нигезендә көзгә тикле хезмәт оештырыла.
Башлангычлар һәм бишенче сыйныф укучылары – ике сәгать, алтынчы-сигезенчеләр – өч, тугызынчыны тәмамлаучылар дүрт сәгать хезмәт күнекмәсе үтәләр. Җәй буена алар бүленеп эшлиләр. Бер атнада – бер, икенчесендә икенче төркем килә. Зурраклар янына башлангычлар да кушыла. Укытучылар атналап хезмәт куялар.
Җәйге практиканы үткәндә бер-берсе белән тагын да ныграк дуслашалар. Сыйныфташларга тупланырга уңайлы вакыт.
– Мәктәп бакчасы хезмәт тәрбиясе бирә, дип саныйсызмы?
– Мәктәп бакчасы балаларга белем һәм тәрбия бирү мәйданы булып исәпләнә. Хезмәт тәрбиясе генә түгел, ул – балаларны шәхес итеп формалаштыруда мөһим роль уйный торган участок. Аралашырга, матурлыкны күрергә, бер-берсенә юл куярга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кешенең хезмәтен бәяләргә өйрәнәләр, табигатькә якынаялар. Бала мәктәп бакчасында эшләгәндә күпьяклап формалаша.
Эшләп тапкан кадерле
– Быелгы һава торышының үз үзенчәлекләре бар. Июнь аенда, яңгыр күп яуды, көннәр, аеруча төннәр салкын булды. Ләкин эшне дөрес оештыру нәтиҗәсендә, яңгырлар башланганчы, чүп үләннәрен утап чыга алдык. Салкын яңгырлардан соң да авырлыклар килеп чыкмады. Техник хезмәткәрләр дә бик тырыш, җәй буе ярдәм итәләр. Директорыбыз Филиза Әкрам кызы эшне дөрес итеп оештыра белә. Ярминкәләрдә катнашабыз, – диде Рәмилә Ситдыйк кызы.
Үстергән яшелчә, җиләк-җимешне сатудан алынган керем мәктәп ихтыяҗына кулланыла. Мәктәп бюджетына акча кертеп, ул ремонт эшенә, буяу һәм эш коралы, хуҗалык өчен кирәк-ярак товарлар алуга тотыла. Төрле бәйрәмнәрдә балаларны бүләкләү өчен дә кулланалар.
Җир җиләге мәйданы бакчаның өчтән бер өлешен тәшкил итә. Акча кертү өчен иң уңышлы участок булып санала.
Ел саен сатыла, яратып алалар. Быел җиләк сатудан 30 мең сум тирәсе табыш алынган. Соңрак, яңгырлар башлангач, череп, вакланып китсә дә, ул көтелгән мул уңышны биреп, һәммәсен дә сөендергән.
Эсседә җиңел булмаса да, тырышалар
Июль аенда да биредә кызу эш кайнап тора. Балалар чүп утыйлар, җир җиләге, кура җиләге, карлыган җыялар. Яшелчә уңышы да өлгереп килә.
Алтынчыларның мәктәп бакчасында практикасы ике атна билгеләнгән.
– Балалар белән суган, кызыл чөгендер түтәлләрендә эшләдек. Чүбен утап, җирен йомшартып чыктык. Шуннан соң кабак үсентеләре араларын эшкәртәбез. Көнгә өч сәгать эшлиләр. Тырышалар. Артларында чүп үләннәре калмый. Мәктәптә хезмәт дәресе программага кертелгән, укучылар эшләргә өйрәнеп үсәләр, – диде физкультура, ОБЗ фәннәре укытучысы, алтынчы сыйныф җитәкчесе Хатыйп Зыязетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев