Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мин татарча сөйләшәм

Узган ел радиочыгыш әзерләгән булсак, быел миңа КФУның филология һәм сәнгать институтында "Татар лингвокультурологиясе, проблемалар һәм перспективалар" дигән республика конференциясендә катнашып чыгыш ясарга насыйп булды. Сәхнәдә - студентлар. Алар тантаналы рәвештә татар, инглиз, француз, немец, украина, кытай, чуваш, казахча туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Миңа бигрәк тә француз теле ошады...

Узган ел радиочыгыш әзерләгән булсак, быел миңа КФУның филология һәм сәнгать институтында "Татар лингвокультурологиясе, проблемалар һәм перспективалар" дигән республика конференциясендә катнашып чыгыш ясарга насыйп булды.
Сәхнәдә - студентлар. Алар тантаналы рәвештә татар, инглиз, француз, немец, украина, кытай, чуваш, казахча туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Миңа бигрәк тә француз теле ошады (ана телемнең ягымлы аһәңенә җитми инде, әлбәттә). Инглиз телендә Американың Каролина университетыннан бер егет чыгыш ясады. Кытайдан килеп укучы егетнең татар халкының "Ай, әле еракта идек без" җырын татарча үзе уйнап җырлавы һәркемне сокландырды.
Татар җырларын татар биюләре алыштырды. Дизайн бүлеге студентларының татар милли киемнәрен үзенчәлекле итеп күрсәтүен зал алкышлап кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында эшләүче Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру комитеты рәисе урынбасары М. Зәкиев, институт ректоры Р. Җималетдинов чыгышларында туган тел көненең әһәмиятенә басым ясадылар. Өченче тапкыр үткәрелүче бу конференциядә катнашучыларның күбәюенә, географиясенең киңәюенә сөенүләрен белдерделәр(конференциядә катнашучылар арасында Татарстаннан гына түгел, Пермь өлкәсеннән дә килүчеләр бар иде).
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 март, 2012 19 (9664) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев