Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Пучы мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәште

2016 нчы елның 19 нчы октябрь көнендә Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының ведомствоара семинар -практикумы булып узды. Бу эшлекле семинар-практикумда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр...

2016 нчы елның 19 нчы октябрь көнендә Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының ведомствоара семинар -практикумы булып узды. Бу эшлекле семинар-практикумда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар, ведомство вәкилләре, районыбыз методистлары катнаштылар.
Семинарда катнашучылар укучылар эшчәнлеген чагылдырган һәм аларның кул эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Соңыннан "Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк" темасы астында 9 нчы класс укучылары тарафыннан әзерләнгән ачык тәрбия чарасын тамаша кылдылар.
Семинарда "Пучы урта мәктәбендә бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар" темасы астында мәктәп директоры Нургалиева Ландыш Сәяф кызы чыгыш ясады. Ул мәктәпнең бүгенге торышы, эшчәнлегенә тукталды, тема буенча үз фикерләрен бәян итте. Соңыннан "Балалар иҗат үзәге һәм мәктәп арасындагы үзара элемтә" темасы буенча чыгыш белән Ләйсән Газизова дәвам итте. Ул Пучы балалар иҗат үзәгенең бүгенге көндәге эшчәнлеге, иҗат үзәгенә балаларны җәлеп итү турында, уңышлары, проблемалары турында җентекләп сөйләде. Соңыннан мәктәп кунаклары 3 нче класста "Саулыгым - байлыгым" , 7 нче класста "Сәламәтлек баскычлары", 8 нче класста "Сәламәтлек безнең кулларда", 10-11 нче классларда "XXI гасырда СПИД - чума" темалары астында класс сәгатьләре күрсәттеләр. Класс җитәкчеләренең һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч булды. Класс сәгатьләреннән соң кунакларны Илиза Әхмәтханова һәм Альберт Мансуровлар тарафыннан "Уңышка юл" программасы буенча "Отышлы кешенең портреты" темасы буенча оештырылган ата-аналар җыелышы көтә иде. Бу чара шулай ук эшлекле һәм файдалы узды. Район методисты Раниза Шакированың "Актаныш муниципаль районында яшүсмерләр белән эшләүнең актуаль проблемалары" темасына чыгышлары да үтемле булды. Семинар-практикумга килүче кунаклар оештырылган чара һәм чыгышлардан канәгать булып, үзләренә берникадәр яңалык алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев