Мәгариф яңалыклары
Район мәктәпләрендәге иң оста өстәмә белем бирү педагоглары билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)
30 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ел өстәмә белем бирү педагогы" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте.
Өстәмәм белем бирү юнәлешендә мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 8 педагог катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты педагогы Фәнил Гилаев яулады. Икенче урында - Актанышның...
30 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ел өстәмә белем бирү педагогы" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте.
Өстәмәм белем бирү юнәлешендә мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 8 педагог катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты педагогы Фәнил Гилаев яулады. Икенче урында - Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Равил Хаҗиев, өченче урында - Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Руслан Булатов.
Биредә шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде.
Алар:
"Нәтиҗәле иҗади хезмәт" номинациясендә җиңүче - Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Моратова;
"Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләүче өстәмә белем бирү педагогы" исеменә исә Балалар иҗат үзәгеннән Рәзифә Акмалова лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев