Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш

31 март көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш узды. Анда балалар бакчасында, мәктәпләрдә туклану белән бәйле мәсьәләләр, бердәм дәүләт имтиханнары, "Йолдызлык" фестиваленә бәйле сораулар каралып үтте. Җыелышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов катнаштылар. Татарстанда...

31 март көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш узды. Анда балалар бакчасында, мәктәпләрдә туклану белән бәйле мәсьәләләр, бердәм дәүләт имтиханнары, "Йолдызлык" фестиваленә бәйле сораулар каралып үтте. Җыелышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов катнаштылар.
Татарстанда быел балалар туклануы белән бәйле бер-бер артлы берничә шау-шулы очрак күзәтелде. Гыйнвар аенда бер төркем ата-аналар сабыйларның ярым ач кайта башлавына игътибар иткән иде. Нәтиҗәдә, кайбер тәрбия йортларында тиешле рационның киметелүе ачыкланды. Ә февраль аенда, республикабызның кайбер районнарында, балалар табынына бозылган ашамлыклар эләгү очраклары да теркәлде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән әлеге фактлар республика башлыгында кискен ризасызлык тудырды. Ул Прокуратурага бу мәгълүматларның дөреслеген яңадан тикшерергә һәм әлеге эшләр алып барылган вакытта балаларның туклануын оештыру өчен җаваплы җирле түрәләрне эшеннән азат итәргә күрсәтмә биргән иде.
Шуның өчен Актаныш районында да балалар туклану учреждениеләре контроль астына алынды. 1- 24 мартларда мәгариф оешмаларында туклану торышы тикшерелде.
Меню СанПиН таләпләрен исәпкә алып, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белән килешенеп төзелә. Табиблар киңәш иткәнчә, укучы бала ризыгы витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга тиеш. Үсеп килүче организмга шулай ук кайнар ризык белән аксым, микроэлементлар, кальций, фосфор, углеводлар, витаминнар, минераллар да керүе мөһим. Меню төзегәндә шулай ук баланың яше һәм сезон үзенчәлекләре дә күздә тотыла.
Тикшерү нәтиҗәсендә, мәгариф оешмаларына алдагы көннәрдә СанПиН таләпләрен дөрес үтәргә, документацияләрне тәртиптә тотарга, сатып алынган продукцияләрнең бәяләренә зур игътибарны юнәлтергә, көнлек менюны стендларга куярга кебек бурычлар куелды.
Җыелыш барышында бердәм дәүләт имтиханнары буенча да сөйләшү булып узды. Гыйнвар ае белән чагыштырганда, март аенда булып узган үткәреп карау имтиханнары күпкә яхшырак нәтиҗәләр биргән. Математика һәм рус теле буенча да сыйфат һәм өлгереш арткан. Хәзер, уку елы ахырында биреләчәк имтиханнарга, әзерлекне шулай ук көчле итеп тырышып алып барырга һәм психологик яктан да балаларны әзерләү бурычлары куелды.
http://aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев