Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сергей Кравцов – Актанышта

29 октябрь көнне мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән берлектә районыбызда булып, мәгариф эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында каршы алдылар. Татар халкының милли ризыгы булган чәкчәктән авыз иткәннән соң, гимназия директоры Артур...

29 октябрь көнне мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән берлектә районыбызда булып, мәгариф эшчәнлеге белән таныштылар.
Кунакларны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында каршы алдылар. Татар халкының милли ризыгы булган чәкчәктән авыз иткәннән соң, гимназия директоры Артур Галиәхмәтов җитәкчелегендәге укучылар үзидарәсе әгъзалары биредәге эшчәнлек, уку алымнары белән таныштырдылар. Гимназиядә нәшер ителүче "Ак җилкән" газетасының, "Мирасыбыз" порталының эшчәнлеген күрсәттеләр. Укучылар тарафыннан үзләрендә ясалган робот техникасын да тәкъдим иттеләр. Кульяулыкларга, түбәтәйләргә милли орнаментлар төшерүче тегү машинасы Сергей Кравцовны аеруча гаҗәпләндерде, ул соклануын яшермәде.
Ахырдан Сергей Кравцовтан биредә алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.
- Әлеге мәктәпне, дәресләрне караганнан соң уңай тәэсирләр генә калды. Биредә робот техникасы да бар, үзләре газета да чыгаралар, телестудияләре дә эшли. Укучыларга сыйфатлы белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мондый белем йортларының шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да булуы сөенечле. Алар авыл җирлекләренең үсешенә дә этәргеч ясый. Татарстан Республикасында мәгарифне алга җибәрер өчен бик күп эшләр башкарыла. Без, мәгарифнең киләчәге нинди булуга карап, илнең киләчәге шуңа бәйле, дип исәплибез. Һәм кайда яшәвенә карамастан, һәр укучы сыйфатлы белем алуга хокуклы дибез.
- Россиядә мәгарифне тагын да яхшырту өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Беренче киңәшем - укырга. Әгәр укучылар укый икән, аларның барысы да булачак. Билгеле, төрле мәктәпләр, төрле укытучылар бар. Ләкин укучы укырга тели икән, мәгълүматны төрле юллар белән алырга мөмкин. Әйтик, интернеттан, мәктәп китапханәсендәге китаплардан. Мәктәп елларында алган белем базасы булмаса, алга таба укуы кыен булачак. Шуның өчен, кабатлап, укысыннар, дип әйтәм. Икенчесе - гадел булсыннар. Әти-әниләре, җәмгыять каршында, имтиханнарда гадел булсыннар. Имтиханнарда күчермәсеннәр. Тырышып укыган укучы күчермичә дә, кемнәндер ярдәм көтмичә дә имтиханын биреп чыга ул. Өченчесе - тәрбияле булсыннар. Әти-әниләрен, өлкәннәрне, укытучыларны хөрмәт итсеннәр. Һәм күбрәк китап укысыннар. Интернет челтәрендәге төрле кирәксез сайтларда утырып вакытларын әрәмгә үткәрмәсеннәр, китап укысыннар. Юкка гына быел 3 декабрь көнне чыгарылыш укучылары инша язмаячак. Аны әйбәт итеп язар өчен китаплар укырга кирәк. Барыгызга да уңышлар телим.
Сергей Кравцовның әлеге тәкъдим-киңәшләрен барлык укучылар да искә алырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев