Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәламәтлек нигезе

Иң зур байлык - сәламәтлек. Кеше сәламәтлеге һәр чор һәм һәр кеше өчен һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Ул - һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим...

Иң зур байлык - сәламәтлек. Кеше сәламәтлеге һәр чор һәм һәр кеше өчен һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Ул - һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.
Актанышның икенче урта мәктәбе педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итәргә омтыла, аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Мәктәптә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Күңелле стартлар" булып узды.
Уен I А һәм I Б сыйныфлары укучыларының озайтылган көн төркемендә шөгыльләнүчеләр арасында үткәрелде. Ул һәр команданың визит карточкасыннан-сәламләүдән башланды. "Кыюлар" һәм "Дуслар" командалары үзләренең девизларын, исемнәрен, теләкләрен тәкъдим иттеләр. Аннан соң күңелле уеннар башланып китте: тупны сикертеп йөгерү, скакалкада сикерү, хоккей таягы белән туп йөгертү, капитаннар ярышы, төрле эстафеталар... Ярышта катнашучылар үзләренең тапкырлыгын, җитезлеген, осталыгын һәм комарлыгын күрсәтте. Уенда җиңүче булып I А сыйныфы командасы табылды. Ике командага да грамоталар, "тәмле" бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһиме - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту. Сәламәтлек - безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Чара барышында әйтелгән киңәш-фикерләрне истә тотып, үз сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игьтибар итегез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз, дигән теләктә таралыштык без.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев